news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ютазы районы Бәйрәкәтамак авылында яңа медицина учреждениесе ачылды

Ютазы районы Бәйрәкәтамак авылында яңа медицина учреждениесе ачылды

(Ютазы, 3 декабрь, "Татар-информ", "Ютазы таңы"). Шушы көннәрдә Ютазы районы Бәйрәкәтамак авыл җирлегендә янәдән тантана – республика программасы буенча тергезелгән модульле фельдшер-акушер пукты ачылды, дип яза җирле басма.

Бәйрәкәтамаклыларны әлеге тарихи көн белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Светлана Пройдакова, Бәйрәкәтамак авыл җирлеге башлыгы Зөлфия Әгълиева, районның баш табибы Светлана Шакирова котлады. Авыл халкы исеменнән төзүчеләргә рәхмәт сүзләрен Алинә Хәбибуллина җиткерде. Яңа объект ишегенә бәйләнгән ал тасманы район кунаклары кискәннән соң, пункт эченә узган бәйрәкәтамаклылар республика бүләгеннән канәгать калуларын яшереп кала алмады.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot