Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ютазы районы Бәйрәкә авылында яңа мәчетнең нигез ташы салынды
“АгроМир” җәмгыяте җитәкчесе Сирин Галиев нигез ташы салынган урында бик матур мәчет пәйда булачагына ышандырды.
(Ютазы , 22 июнь, "Татар-информ", "Ютазы таңы", Ильмира Галиева). Бәйрәкә авылында тарихи вакыйга булды - Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында яңа мәчет нигезенең ташы салынды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Чарада күпсанлы Бәйрәкә халкы белән беррәттән, район авылларыннан җыелган имамнар да катнашты. Аларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләде. Кунак районның дини тормышында актив катнашкан өчен район башлыгы Рөстәм Нуриевка Татарстан Диния нәзарәтенең Рәхмәт хатын тапшырды.
“АгроМир” җәмгыяте җитәкчесе Сирин Галиев нигез ташы салынган урында бик матур мәчет пәйда булачагына ышандырды.
Тантананың иң дулкынландыргыч мизгеле җитте. Мөселманнарның тәкъбир авазы астында район җитәкчелеге һәм башкала кунаклары яңа мәчет ташын ачты.
Алар “Гобәйдия” музеена сәяхәт кылды. Иске зиратта сакланып калган элекке каберлекләрдә дога кылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз