news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ютазы районы Бәйрәкә авылы балалар бакчасында ремонт эшләре башланды

Балалар бакчасы җәй башында үз нәниләрен кабаттан кабул итәр дип фаразлана.

(Ютазы, 12 февраль, "Татар-информ", "Ютазы таңы"). Ютазы районы Бәйрәкә авылы балалар бакчасында ремонт эшләре башланды. 1968 елда ук файдалануга тапшырылган балалар бакчасында моңа кадәр өлешчә яисә косметик ремонт белән генә чикләнелгән. Быел, ниһаять, республика программасы буенча ул капиталь ремонтка ябылды, дип яза җирле басма.

Биредә берьюлы берничә бригада эшли: берсе - фасадны ясый, икенчесе – стеналарны тигезли, өченчесе – электр линиясен алмаштыра, канализация ясала... Бакча мөдире Гөлназ Фәхриева әйтүенә караганда, ут үткәргечләрне сузганда, электрчылар хәтта розетка таләп иткән урыннарны да аның белән килештергәннәр.

Ремонт эшләре сметасына ярашлы, мәктәпкәчә тәрбия бирү учреждениесендә идән һәм түшәмнәр ясалачак, ишек һәм тәрәзәләр алмаштырылачак, чарлактан түшәм җылытылачак. Инфраструктура уңайлыклара да өр-яңадан ясалып, уңайлы раковиналар, унитазлар урнаштырылып, матур төскә кергән балалар бакчасы җәй башында үз нәниләрен кабаттан кабул итәр дип фаразлана. Ә бүген алар өчен авыл мәктәбендә мәйданчык бүлеп бирелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100