Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ютазы районы авылында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан чара үткәрелде
Чарага Ютазы районы Кече Урыссу мәдәният йортына авылыбызның яшь һәм күп балалы гаиләләре чакырылды.
(Ютазы, 11 июль, "Татар-информ", "Ютазы таңы"). Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан "Гаилә - ил терәге" исеме астында уздырылган чарага Ютазы районы Кече Урыссу мәдәният йортына авылыбызның яшь һәм күп балалы гаиләләре чакырылды, дип яза җирле басма.
Алар килеп кергәч, мәдәният йорты сабыйларның шат, күңелле авазларына күмелде. Усмановлар, Мәрдановлар, Сафиннар һәм тагын бер Усмановлар үзләре белән таныштырып, гаилә тарихларын сөйләде, яшь киленнәр тәмле-татлы ризыкларының рецептлары белән уртаклашты. Гаиләләр үзара тапкырлыкта, уңганлыкта, музыкаль белемдә, әтиләрнең чәч үрә белү осталыгында, спорт өлкәсендә көч сынашты. Мәдәният йорты хезмәткәрләре тамашачыны моңлы, дәртле җырлары белән сөендерсә, авылыбыз кияве Тәнзил Галлямов кичәнең музыкаль бизәлешен менә дигән итеп башкарып чыкты. Бәйрәмгә җыелган бар гаиләләргә дә мәхәббәткә күмелеп яшәргә язсын дигән теләк белән чәй табыны гөрләп торды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз