news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ютазы районы аналарына “Сабый тартмасы” тапшырылды

Хәйрия фонды тарафыннан барлыгы тапшырылган 1400 тартманың 438ен республика районнарында яшәүче гаиләләр кабул иткән.

(Ютазы, 18 март, "Татар-информ", "Ютазы таңы", Ильмира Галиева). Ютазы районында моңарчы тарихта булмаган күңелле вакыйга булды – башкарма комитетының утырышлар залына җыелган күп балалы һәм аз керемле әниләргә “Сабый тартмасы” өләшенде.

“Синең файдага” хәйрия фонды тарафыннан гамәлгә ашырыла башланган социаль проект кысаларында алты яшь анага “Сабый тартмасы»н район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина тапшырды. Сүз уңаеннан, 2017 елның мартыннан Казан каласы чикләрендә эшли башлаган проект, ниһаять, безнең Ютазы районына да килеп җитте. Хәйрия фонды тарафыннан барлыгы тапшырылган 1400 тартманың 438ен республика районнарында яшәүче гаиләләр кабул иткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot