news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ютазы районы Алабакүлдә яшәүче Әнвәрия Вахитова 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Әнвәрия Вахитова укытучылар әзерли торган курсларда белем ала һәм гомер буе балалар укыта.

(Ютазы, 1 март, "Татар-информ", "Ютазы таңы"). Алабакүл авылында яшәүче хезмәт ветераны Әнвәрия Салих кызы Вахитова шушы көннәрдә үзенең олуг юбилеен – 95 яшьлек туган көнен бәйрәм итте.

Бөтен ил халкы ачлыктан тилмергән 1922 елда Бәйрәкә авылында туа ул. Әнвәрия Салих кызы, әти-әнисе мөгаллимнәр булган ишле гаиләдә үсә. Кечкенәдән гыйлем дөньясына тартылып үскән кыз урта мәктәпне яхшы билгеләргә генә тәмамлый. Әнвәрия Вахитова укытучылар әзерли торган курсларда белем ала һәм гомер буе балалар укыта. Республиканың атказанган укытучысы башлангыч белем биргән укучылар арасында табиблар да, инженерлар да, үзе кебек үк педагог булган шәхесләр дә юк түгел.

Озын һәм гыйбрәтле тормыш юлы узган юбилярны данлыклы юбилее белән район җитәкчелеге исеменнән Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Джанна Волкова, халыкны социаль яклау бүлеге башлыгы Светлана Кәримова, ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова, Димтамак авыл җирлеге башлыгы Марс Ямалеев, башлангыч ветераннар оешмасы җитәкчесе Ринат Әхмәдишин тәбрик итте, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100