news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ютазы районы Акбаш авылында универсаль спорт мәйданчыгы ачылды

Бу көнне кунаклар һәркемне сәламәт тормыш рәвеше белән яшәргә өндәде.

Ютазы районы Акбаш авылында универсаль спорт мәйданчыгы ачылды
Ильмира Галиева

(Ютазы, 14 август, "Татар-информ", "Ютазы таңы", Ильмира Галиева). Ютазы районы Акбаш авылында универсаль спорт мәйданчыгы ачылды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Акбаш халкын үз авылларында тагын бер яңа объект ачылу тантанасы белән район башкарма комитетының авыл җирлекләре белән эшләү бүлеге начальнигы Закуан Ильясов, "Татарстан Республикасы юл хәрәкәте куркынычсызлыгы фәнни һәм белем бирү программаларын финанслау дирекциясе" дәүләт учреждениесенең Баулы филиалы начальнигы Рәзидә Игнатьева тәбрик итте.

Әлеге универсаль мәйданчыкларның өстенлеге шунда ки, төрле спорт һәм уен элементлары белән тәэмин ителү сәбәпле, аларның капкасы олысына һәм кечесенә ачык. Шуңа күрә бу көнне кунаклар һәркемне сәламәт тормыш рәвеше белән яшәргә өндәде. 

Роликларга баскан кызларның күңелле биюе, бердәм флешмоб, юл хәрәкәте кагыйдәләре белән бәйле уеннар һәм призлар – болар барысы да бәйрәм иртәсен онытылмаслык итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100