news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ютазы районы агрономнары квалификацияләрен күтәрде

Белгечләрне 2017 ел уңышына нигезләнеп, технологик план төзергә дә өйрәткәннәр.

 (Ютазы, 10 фвраль, "Татар-информ", "Ютазы таңы", Ильмира Галиева). Ютазы районы хуҗалыклары җитәкчеләре һәм агрономнар февраль башында кыска вакытлы курсларда белем туплап кайтты, дип яза районның "Ютазы таңы" газетасы.

Агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институтында белгечләр ике көн дәвамында югары табышлы орлыклар белән эшләү һәм аларны химик эшкәртү серләрен үзләштергән. Безне шулай ук эш планнары һәм 2017 ел уңышына нигезләнеп технологик план төзергә өйрәттеләр, дип хәбәр итте район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчсе Илфирт Хәйретдинов.

news_right_1
news_right_2
news_bot