Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ютазы районы аграрчылары оператив киңәшмәгә җыелды
Киңәшмәдә район аграрчылары алдына биш мең гектарда чиста пар калдыру бурычы куелды.
(Ютазы, 5 май, "Татар-информ", "Ютазы таңы"). Ютазы районы “Уңыш” җәмгыяте базасында узган язгы кыр эшләре буенча киңәшмәдә район аграрчылары алдына биш мең гектарда чиста пар калдыру бурычы куелды.
Район авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермерлар “Уңыш” җәмгыятенең көзге культуралар игелгән өч кырында булды. Аларның берсе – борчактан сон, икенчесе – чиста парга, өченчесе оптималь срокларда чәчелгән мәйданнар. Нәтиҗәсе дә төрле – чиста парга чәчелгән уҗым бодае шытымнары күзләрне иркәли. Чөнки ул кырны узган елда уңышлылар чын-чынлап чиста итеп тоткан – мәйдан өч тапкыр эшкәртелде, дип хәбәр итте район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Аяз Шафигуллин. Көзге икмәкләрне тукландыру, тырмалау – булачак уңыш нигезен формалаштыруда бүген җиренә җиткереп үтисе агрочаралар.
Яз артык сузылды. Көн саен яуган яңгырлар кырда эшләргә ирек бирми. Әмма көзге яңгыр гына ул озак кибә ул. Язгы явым-төшемнән соң туфрак тиз җилли. Шуңа күрә җир йөзенә кояш караган һәр мизгелне кулдан ычкындырмаска киңәш ителде. Ә моның өчен техника кыр башында басып торырга, аның хуҗасы аек булырга, ә амбарда чәчү материалы инкурстацияләнеп, төяп куелган булырга тиеш, дип басым ясады район башлыгы Рөстәм Нуриев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз