news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ютазы районы аграрчылар терлекчелек тармагы күрсәткечләренә нәтиҗә ясады

Район хуҗалыкларында пар җирләре начар эшкәртелүе турында да сүз кузгатылды.

Ютазы районы аграрчылар терлекчелек тармагы күрсәткечләренә нәтиҗә ясады
Ильмира Галиева

(Ютазы, 4 август, "Татар-информ", "Ютазы таңы", Ильмира Галиева). Ютазы районы авыл хуҗалыгы берләшмәләре җитәкчеләре һәм терлекчелек тармагы белгечләре белән кичә узган оператив киңәшмәдә сүз көнүзәк эшләр һәм киләчәккә планнар турында барды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Чарада район башлыгы Рөстәм Нуриев, авыл хуҗалыгы тармагы ветераны Сәгадәттула Төхбәтуллин катнашты.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Аяз Шафигуллин урып-җыю эшләре барышы турында мәгълүмат белән чыкты. Атна-ун көннән соң башланачак көзге чәчүгә хәстәрлек турында фикер алышу барганда, шактый хуҗалыкларда чиста парларның җиренә җиткереп эшкәртелмәве тәнкыйть ителде.

Аграрчылар терлекчелек тармагының җиде айлык күрсәткечләренә дә анализ ясады. 

news_right_1
news_right_2
news_bot