news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстаннан «Сөембикә» хореография коллективы Абхазиядә халыкара фестивальдә катнашты

Татарстанның Ютазы районы Балалар иҗат үзәгенең «Сөембикә» хореография коллективы Абхазиядә узган XXXVII «Кара диңгез легендалары» Халыкара иҗат фестивалендә катнашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Коллектив солисты Камелия Мөхәммәтҗанова «Халык биюләре» номинациясендә кече яшьтәгеләр категориясендә II дәрәҗә лауреат булды.

Коллективның тагын бер солисты Самира Низамова «Халык стилизациясе» номинациясендә кече яшьтәгеләр категориясендә шулай ук II дәрәҗә лауреат исемен яулады.

Педагог Альбина Әхмәдишина «Талантлар салюты» балалар һәм яшьләр иҗатын үстерү коммерцияле булмаган автономияле оешмасының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Фестивальдә катнашучылар Кара диңгез буенда ял итү мөмкинлегенә дә ия булды.

«Коллективны уңышлы чыгышы белән котлыйбыз һәм яңа җиңүләр теләп калабыз», диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot