news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ютазы районының Кече Урыссу авылына нигез салынуга 100 ел була

Ютазы районы Кече Урыссу халкы авылның нигез салынуына 100 ел тулуны билгеләп узачак. Бу хакта Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Рамил Вәлиев халык җыенында хәбәр итте. «Ютазы таңы» газетасы шул хакта яза.

Район җитәкчелеге вәкилләренең һәм тормышны тәэмин итү хезмәтләре җитәкчеләренең халык белән очрашуы авыл имамы Камил хәзрәтнең вәгазеннән башланды. Район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин белдергәнчә, монда Камил хәзрәтнең өлеше зур, чөнки ул җирлектәге шактый эшләрнең башлап йөрүчесе һәм актив катнашучысы.

Рамил Вәлиев 2023 елда башкарылган эшләр турында сөйләде, 2024 елга планнар белән таныштырды, җирлек турында мәгълүмат бирде. Ул билгеләп үткәнчә, узган елгы җыеннарда күтәрелгән барлык мәсьәләләр хәл ителгән. Җыенда шулай ук торак пункт өчен әһәмиятле булган трансформатор урнаштырганы өчен тиешле хезмәт җитәкчесенә рәхмәт белдерелде.

Кече Урыссу авылының 100 еллык юбилее кысаларында авыл җирлеге башлыгы авылга керү юлында стела урнаштырырга ярдәм итү мәсьәләсен күтәрде. Эшне шушы елда башкару планлаштырыла.

Чыгышлардан соң район башлыгы залдагы халыкның сорауларына җавап бирде. Бүләкләү тантанасы алдыннан, җыенда катнашучылар махсус хәрби операциядә һәлак булган якташларын бер минут тынлык белән искә алды. Аннары район башлыгы бүген Ватаныбыз мәнфәгатьләрен яклаучы егетләрнең әти-әниләренә Рәхмәт хатлары тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100