news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ютазы районыннан Марат хәзрәт Мәрданшин: Мәдрәсәләрдә мохтаҗлык бик зур

Ютазы районы Урыссу шәһәр тибындагы бистәсенең «Фәнис» мәдрәсәсе директоры Марат хәзрәт Мәрданшин уку йортының чыгымнары артуы һәм җиһазларның искерүе турында сөйләде.

«Татарстан Диния нәзарәте мәдрәсәләргә зур ярдәм күрсәтә. Шул ук вакытта финанс проблемалар килеп чыга тора, чөнки хаклар арта. Коммуналь хезмәт өчен түләүләр арта. Безнең мәдрәсә иң яшь булса да (2007 елда ачылган), игътибар сорый. Җиһазларның тузган булуы үзен сиздерә: урындыклар, такталар искергән, матраслар тузган. Мәдрәсәләрдә мохтаҗлык бик зур», – дип сөйләде ул.

Мөселман уку йортларының финанс проблемалары турында сөйләшү «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә узды. Түгәрәк өстәл барышында «Зәкят» хәйрия фонды җитәкчесе Булат хәзрәт Мәрданов мәдрәсәләргә ярдәм итү өчен яңа сервис эшли башлавын да әйтте. Сайтта күренгәнчә, «Фәнис» мәдрәсәсенә 42 мең сумлык ярдәм җыелган. Марат хәзрәт ул акчаның «бөтенләй беткән» аш бүлмәсен яңартуга тотылачагын әйтте.

Хәзрәт мәдрәсәдә укучы шәкертләрнең зәкят алучылар рәтендә булуын да ассызыклады. «Шәкертләр зәкят алырга тиешле, чөнки алар дин юлын сайлады. Киләчәк булсын, дисәк, мәдрәсәгә игътибар артырга тиеш. Дин уку аша тарала. Күренекле галимнәр чыксын өчен мәдрәсәләрне күтәрергә кирәк», – диде ул.

Марат хәзрәт мәдрәсәләрнең бюджеты булырга тиеш, дигән фикердә. «Бюджет булырга тиеш. Ул шәкертләр өчен дә этәргеч булыр иде. Хәзерге вакытта имамнар барысын да үзләре таба. Бер укытучым мәдрәсә, Россия ислам университетын тәмамлады, Мисырда укыды, өченче баласы тугач, юл төзелешенә эшкә китте, чөнки гаиләне күтәрә алмый», – дип мисал китерде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100