news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ютазы районында яшь армиячеләр автомат сүтеп җыюда сынашты

Ютазы районында яшь армиячеләр автомат сүтеп җыюда сынашты
Фото Ютазы муниципаль районының рәсми сайтыннан

Ютазы районының Урыссу бистәсендәге 3нче мәктәпнең 5 сыйныф укучылары өчен слет узды. Ул яшь армиячеләр өчен файдалы ял оештыру, патриотик тәрбия бирү һәм әлеге хәрәкәтнк үстерү максатыннан үткәрелде.

«Ютазы муниципаль районы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, балалар мылтыктан атты, элмәк ташлады, граната ыргытты, логик конструкцияләр җыйды, автоматны сүтеп җыюда үз көчләрен сынап карады.

Яшь армиячеләргә ярыш рухы, үзеңне чыдамлыкка, күз үткенлегенә һәм зирәклеккә сынап карау ошады.

news_right_1
news_right_2
news_bot