Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ютазы районында хәрбинең кызына исем кушу тантанасы булган
Ютазы районы Бәйрәкә авылының яңа мәчетендә Әлфирә һәм Артур Ядгаровларның яңа туган кызларына исем кушу тантанасы узды. «Исем кушу» тантанасын Бәйрәкә мәчете имам-хатибы Рөстәм Вахитов үткәрде. Ул Коръәннән тиешле сүрәләрне укыды һәм, яңа туган сабыйның әти-әнисенә, якыннарына бөтен дөнья рәхәтлекләрен теләп, исем кушу таныклыгын тапшырды. Бу хакта «Ютазы таңы» сайтында Роза Искәндәр хәбәр итә.
Котлауларга Бәйрәкә авыл җирлеге башлыгы Альбина Әхмәтшина һәм ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гүзәлия Фәхертдинова да кушылды. Алар, инде өч гүзәл кызга ия булган бәхетле әти-әнигә иминлек һәм йортларына тынычлык теләп, үз бүләкләрен тапшырды. Гүзәлия Фәхертдинова шәхсән һәм район башлыгы исеменнән изге теләкләр җиткерде.
«Балалар — әти-әниләр өчен шатлык һәм бәхет ул, алар безнең тормышка җылылык-ямь бирә. Сезнең алда мөһим бурыч — акыллы, намуслы, зыялы шәхес, лаеклы Россия гражданын үстерү тора. Балагыз сәламәт булып үссен, күңел җылысы һәм якты елмаюы, ә тиздән беренче уңышлары белән дә ихлас сөендерсен. Артур Алишер улы, Сез намуслы хезмәт итәсез һәм безнең иминлекне саклыйсыз. Ә безнең бурыч — Сезнең гаиләгә һәрдаим кирәкле ярдәм күрсәтү. Балалар сәламәт һәм бәхетле булып үссен, Сезнең патриотлык хисе аларга чын мәгънәсендә үрнәк булсын», диелгән Аяз Шәфыйгуллинның адреслы котлавында.
Искәртик, ирле-хатынлы Ядгаровларның өч кызлары бар. Артур Ядгаров махсус хәрби операциядә хезмәт итә. Ул «Батырлык өчен» һәм «Махсус хәрби операциядә катнашучыга» медальләре белән бүләкләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз