news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ютазы районында Марат хәзрәт Мәрданшин шартлы рәвештә хөкем ителгән кешеләр белән очрашты

Ютазы районында Марат хәзрәт Мәрданшин шартлы рәвештә хөкем ителгән кешеләр белән очрашты
Фото: http://yutazy.ru/

Ютазы районы Урыссу бистәсенең үзәк мәчетендә шартлы рәвештә ирекләреннән мәхрүм ителгәннәр катнашында чара узды. Районда андыйлар аз һәм алар җәмгыятьтән аерылмаган, ә төрле сәбәпләр аркасында инспекциядә исәптә тора. Бу хакта «Ютазы таңы» хәбәр итә.

Россия Федераль җинаятьләр җаваплылыгы хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең Азнакай муниципальара филиалының өлкән инспекторы Альбина Саматова үз карамагындагыларны Татарстанның көньяк-көнчыгышы казые, Ютазы районы имам-мөхтәсибе, Урыссу бистәсе имам-хатыйбы һәм «Фәнис» мәдрәсәсе директоры Марат хәзрәт Мәрданшин белән таныштырды.

Сөйләшү чәй табыны артында һәм, асылда, киңәш, вәгазьләр белән алып барылды. Марат хәзрәт чакырылганнарның эшчәнлек өлкәсе һәм яшәү урыны белән кызыксынды. Үз чыгышында ул махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче якташларыбыз янына, госпитальгә барулары турында сөйләде. Анда хәрбиләрнең вәгазьләрне һәм үгет-нәсихәтләрне бик теләп һәм рәхмәт белән кабул итүләрен билгеләп үтте.

«Һәркем ялгышырга мөмкин. Иң мөһиме, моны вакытында аңларга кирәк, һәм һәркемдә хак юлны сайлау теләге булырга тиеш. Кешене фикерләү, уйлау сәләте кеше итә. Безгә ата-бабаларыбыз, үз заманының бөек акыл ияләре васыять иткән яшәү кагыйдәләрен санга сугып, хөрмәт итеп яшәргә кирәк. Үзеңнең рухи дөньяңны, эчке күңел халәтеңне аңлый алу шулкадәр көчкә ия була ки, җәмгыятьнең бернинди тискәре күренешләре дә кешенең рухи ныклыгын какшата алмый. Кешенең, үз диненә карап, чиркәүгә яки мәчеткә йөрүе шулай ук аңа үз-үзен танып белергә ярдәм итә.

«Һәр начарлык һәм түбәнлек рухи яктан көчсез кешеләрне сайлый. Бүгенге заманда мәкерлек һәм явызлыкка, яки башка зарарлы мавыгуларга каршы тору җиңелләрдән түгел. Бу очракта билгеле бер көч сарыф итү, акылны эшләтү кирәк: мин әле кая барам, кем белән һәм минем янәшәмдә кемнәр, мин кая барып чыгачакмын?.. Бу дөньяда бар яхшылык Аллаһы Тәгаләдән, ә явызлык — шайтаннан. Очрашуда яңгыраган төп фикер әнә шундый иде. Чара мәчет имамы Нурислам хәзрәтнең Коръән сүрәләре укуы белән тәмамланды», диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100