Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ютазы районында «Кымыз бәйрәме» үтте
Ютазы районының Әпсәләм авылы янындагы гаҗәеп матур урында төрки телле халыкларның «Кымыз бәйрәме – 2025» III төбәкара иҗат фестивале узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Күркәм гадәткә кергәнчә, бәйрәмдә киң ассортиментта шифалы эчемлек – кымыз тәкъдим ителде. Бәйрәмнең мактаулы кунагы – ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин үз чыгышында билгеләп үткәнчә, кымыз вакыт узу белән тулаем Татарстан брендына әвереләчәк дип уйларга нигез бар. Ютазы халкын һәм бәйрәм кунакларын ТР Дәүләт Советы һәм аның Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исеменнән котлап, Альберт Хәбибуллин Россия Президенты Владимир Путинның төбәкләре көчле булганда гына илнең көчле булуы турындагы сүзләрен искә төшерде.
«Мондый бәйрәмнәр халыкларны берләштерүгә, бердәмлекне ныгытуга, тормышны раслаучы постулатларга ышанычны ныгытуга ярдәм итә», - диде ул.
Кымыз бәйрәме атлар һәм аларны үрчетү белән тыгыз бәйләнгән. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гөлүс Баязитов үз чыгышында шул хакта билгеләп үтте. Ул мәйданга җыелганнарны үз исеменнән һәм ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров исеменнән котлады. Баязитов искәрткәнчә, Татарстанда кымыз җитештерү белән нибары өч район (Арча, Кайбыч һәм Ютазы) шөгыльләнә.
«Республикада елына 34 тонна шифалы эчемлек җитештерелә, – диде Гөлүс Баязитов. – Шул ук вакытта, республика кымыз җитештерүне 100 тоннага җиткерү бурычын куя. Бу максаттан Татарстан Хөкүмәте һәм Рәисе тарафыннан атлар асрау, нәселле токымнар сатып алу өчен дәүләт ярдәме чаралары каралган. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ат ярышларында борынгыдан ук татар токымлы атлар кулланыла. 2019 елда Татарстан бу токымга патент алды, һәм шуннан бирле әлеге спорт төрендә катнашучылар үзләрен халыкара дәрәҗәдәге ярышларда таныта. Ат үрчетү, кымыз җитештерү белән шөгыльләнүчеләргә рәхмәт белдерәм».
Район башлыгы Аяз Шәфигуллин, Ютазы халкын һәм кунакларны бәйрәм белән котлап, кыскача гына кымызның файдалы үзенчәлекләренә тукталды, барысына да яхшы ял һәм шифалы эчемлекне авыз итүләрен теләде.
«Кымыздан тыш, бүгенге мәйданда Ютазы районы, күрше Октябрьский, Туймазы, Бөгелмә, Баулы, Байлар Сабасы, Әлмәт һәм Казан һөнәрчеләре үз эшләрен тәкъдим итте. Теләге булганнар ат чабышларын карый ала. Әлеге ярышларда Татарстан, Башкортстан республикалары, Самара өлкәсеннән 48 ат катнашачак. «Аударыш» ярышында тугыз команда көч сынаша», - диде район башлыгы.
Ә бәйрәм бик күп юнәлешләрне үз эченә алды: район җитәкчелеге вәкилләре һәм мөхтәрәм кунакларның күпмилләтле төбәгебезнең чатырларын карап чыгуы, кымыз татып карау, һөнәрчеләрнең эшләре белән танышу, фестивальдә катнашучыларның чыгышлары (төрле шәһәрләрдән һәм авыллардан 30лап фольклор коллективы), төрле уеннар, спорт ярышларын карау...
Бәйрәмнең тантаналы ачылышы үзенчәлекле итеп күрсәтелде. Район иҗат коллективлары һәм солистлары һәрвакыттагыча югары дәрәҗәдә иде. Артистлар хореография теле, сәхнә осталыгы аша халкыбызның күпкырлы мәдәнияте һәм традицияләре белән таныштырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз