news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ютазы районында Казан IT-паркы филиалы эшләячәк

Ютазы районында Казан IT-паркы филиалы эшләячәк
"Ютазы таңы"

Ютазы районы башлыгы Аяз Шәфыйгуллин һәм «IT-парк югары технологияләр өлкәсендәге технопарк» Дәүләт автоном учреждениесенең үстерелеш буенча директор урынбасары Ләлә Бикчәнтәева үзара хезмәттәшлек турында килешүгә имза куйды. Районның өлкән сыйныф укучылары үсеп килүче буын өчен мөһим булган документны имзалауның тарихи мизгелендә катнашты.

Урыссуның 3нче мәктәбендә узган чарада район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Зөлфия Гыйбадуллина кыскача гына мәсьәләнең асылына тукталды. Аерым алганда, ул 2022 елның республикада Цифрлаштыру елы буларак узуын ассызыклады. Аның кысаларында районда шактый эш башкарылды. Район башлыгы районда IT-парк филиалы ачу бурычын куйды. Бу турыда «Ютазы таңы» хәбәр итә.

«Ел ахырына 81 муниципаль хезмәт электрон форматка күчерелде. Мәктәпләрдә ай саен «Цифрлар дәресе» уздырылды. Районда интернет мәсьәләсен хәл итәсе бар иде. Бүген «Таттелеком» җепселле оптик элемтә линияләрен төзү эшләрен тәмамлады. Димәк, «Таттелеком»ның яңа тоташу тизлеге интернеттан проблемаларсыз файдаланырга мөмкинлек бирәчәк. Без шуны яхшы аңлыйбыз, киләчәк IT-технологияләр кулында», – диде район башлыгы.

Чара кунагы, Казан IT-паркының арт-директоры Ләлә Бикчәнтәева, барлык өлкәләргә һәм тармакларга ышаныч белән килеп кергән IT-технологияләрнең мөмкинлекләре турында җентекләпк сөйләде. Балалар цифрлы мәйданчыкларны никадәр иртәрәк үзләштерергә һәм алардан файдаланырга өйрәнсә, киләчәктә үз һөнәрләрен табу мөмкинлеге дә күбрәк була. Балалар мәктәп эскәмиясеннән үк мобиль кушымталар ясарга һәм аларны илебез маркетплейсларында урнаштырырга өйрәнергә тиеш. Ләлә Бикчәнтәева үз чыгышында шушы фикерне яңгыратты.

Мәктәп укучыларының төрле юнәлешләрдә, әйтик, спорт, музыка буенча кушымталар эшләвенә килгәндә, район мәктәпләрендә тәрбияләнүче берничә укучы үзләренең бу өлкәдәге осталыкларын күрсәтте, тәҗрибәләре белән уртаклашты, үзләре уйлап тапкан кушымталарның өстенлекләре турында сөйләде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100