news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ютазы районында IV Төбәкара «Урталай бүлгән алма» әдәби фестивале узды

Ютазы районында IV Төбәкара «Урталай бүлгән алма» әдәби фестивале узды
Фото: tatar-congress.org

16 октябрьдә Туган (татар) тел һәм әдәбият укытучылары ассоциациясенең яңа уку елына кабул ителгән планы нигезендә, Ютазы районы мәгариф бүлеге, Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсе, «Тапшырылмаган хатлар» музее белән берлектә Ютазы районының Ютазы урта гомуми белем бирү мәктәбендә IV Төбәкара «Урталай бүлгән алма» әдәби фестивале узды. Быел ул Г.Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» әсәре басылуга – 90, язучы һәм шагыйрь Р.Кутуйның тууына 90 ел тулуга багышлап уздырылды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фестиваль кысаларында остаханәләр, методик күргәзмәләр, район укучылары өчен шагыйрә, Г.Кариев исемендәге яшь тамашачы театры директоры Луиза Янсуар, Россиянең билгеле театр тәнкыйтьчесе, Г.Камал театры тарихчысы Нияз Рәүф улы Игъламов белән очрашу оештырылды.

Ютазы, Баулы, Бөгелмә, Азнакай, Башкортстан Республикасының Октябрьский шәһәре, Шаран районы туган тел һәм әдәбият укытучылары түгәрәк өстәл артында фикер алышты. Фикер алышуда ТР Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре кандидаты, доцент Рәсимә Шәмсетдинова катнашты. Очрашу барышында укучыларның туган телгә һәм әдәбиятка кызыксынуын арттыру, дәресләрдә заманча педагогик технологияләрне нәтиҗәле куллану, бәйләнешле сөйләм үстерү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде. Шулай ук һәр укучының шәхси мөмкинлекләрен исәпкә алып эшләүнең, әдәби әсәрләр аша милли һәм гомумкешелек кыйммәтләрен төшендерүнең әһәмияте ассызыкланды. Җанлы фикер алышу һөнәри хезмәттәшлекне ныгытуга, яңа идеяләр һәм нәтиҗәле методик алымнар белән баюга ярдәм итте.

Шулай ук бу көнне «Г.Кутуйның әдәби мирасы – заманча белем бирү киңлегендә» темасына дәресләр һәм дәрестән тыш чаралар уздыру буенча методик эшләнмәләрнең төбәкара бәйгесенә йомгак ясалды. Бу уку елында бәйгегә республикабызның төрле районнары һәм шәһәрләре, Башкортстан, Удмуртия, Пенза, Киров өлкәләре укытучыларыннан 123 эш кабул ителде. Иң яхшы эш авторлары чарада катнашучыларга үз эшләрен тәкъдим иттеләр.

Әлеге эшләнмәләр белән танышу педагогларга Гадел Кутуй иҗатын өйрәнүгә яңача якын килү, дәресләрне һәм дәрестән тыш чараларны кызыклы эчтәлек белән баету өчен файдалы тәҗрибә булды. Мондый бәйгеләр укытучыларның иҗади эзләнүләренә этәргеч бирә, уңышлы педагогик тәҗрибәне таратуга һәм һөнәри осталыкны үстерүгә ярдәм итә.

Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсе җитәкчесе Гәрәева Лилия Җәүдәт кызы туган телебезне үстерүдә, саклауда, яшь буынны милли рухта тәрбияләү юнәлешендә уңышлы эшләүче укытучыларга Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатларын тапшырды.

Чара җылы, ихлас мохиттә узды, укытучыларны яңа иҗади эзләнүләргә, туган телгә һәм әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү юлында тагын да нәтиҗәлерәк эшләргә рухландырды, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot