news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ютазы районында Димскәй елгасы аша яңа күпер ачылды

Ютазы районында Димскәй елгасы аша яңа күпер ачылды
"Ютазы таңы"

Ютазы районы Екатериновка авылы янындагы Димскәй елгасы аша салынган яңа күпердән беренче машиналар үтте. Тантанада район халкы, ике республиканың ведомство вәкилләре һәм район җитәкчелеге катнашты. Бу хакта «Ютазы таңы» хәбәр итә.

Район мәдәният йорты хезмәткәрләре кунакларны үзләренең күркәм чыгышлары белән каршылады. Сәламләү сүзе белән Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов чыгыш ясады. «Бүген «Урыссу-Октябрьский-Әбсәләм-Уба» автомобиль юлында күпер ачылу белән беррәттән без тагын бер күперне реконструкцияләү эшен дәвам итәбез, ул Ык елгасы аша салынган күпер», – диде ул.

Димскәй елгасы аша күпер төзелеше ике өлештә башкарылды. Беренче өлешендә күпер янындагы юл һәм күпер үзе 4 метрга күтәртелде. Бу язгы ташу вакытында күпергә зыян килмәсен өчен шулай эшләнгән. Күпер озынлыгы 110 метр тәшкил итә, юл конструкциясенең бөтен өлешенә дә юл билгеләре ясалган.

Тантанада шулай ук Башкортстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Клебанов, «Главтатдортранс» идарәсе генераль директоры Эдуард Данилов, район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин чыгыш ясады һәм үзләренең изге теләкләрен юллады. Менә тантананың төп мизгеле якынлашты. Кунаклар, күпернең ачылуы турында хәбәр итеп, хәрәкәтне тыючы юл билгесен хәрәкәт рөхсәт ителә дигән билгегә алмаштырды.

Җилдә җилфердәгән әләмнәр тагып, күпер аша махсус йөк машиналары узды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100