news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ютазы районында булачак беренче сыйныф укучыларына мәктәп портфельләре тапшырылды

Ютазы районында булачак беренче сыйныф укучыларына мәктәп портфельләре тапшырылды
"Ютазы таңы"

Ютазы районы мәдәният йорты мәйданында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» чарасы кысаларында булачак беренче сыйныф укучыларына портфельләр бүләк ителде. Бу хакта «Ютазы таңы» сайтында хәбәр ителә.

Район мәдәният йорты артистлары һәм алыштыргысыз «Ютазы йолдызчыклары», һәрвакыттагыча, чарага бәйрәм рухы өстәде. Урындыкларда үзләрен «көчкә тыеп» утырган булачак беренче сыйныф укучылары хөрмәтенә бу көнне күңелле җырлар яңгырады. Әлбәттә, балаларның уйныйсы, шаярасы киләдер. Ләкин ярамый. Чөнки алар бик тиздән мәктәп укучылары булачак.

Район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин, балаларны яңа белем дөньясына керүләре белән котлап, барлык җитәкчеләргә әлеге игелекле эштә катнашулары өчен рәхмәт белдерде.

«Быел, әлеге чара кысаларында, әтиләре махсус хәрби операциядә хезмәт иткән балаларга да ярдәм күрсәтелә. Балалар, бүген сез тормышыгызда беренче мәктәп портфельләрен аласыз. Аларда сезне дә, әти-әниләрегезне дә сөендерерлек яхшы билгеләр генә булсын», – диде ул.

Район башлыгы, депутатлар һәм җитәкчеләр балаларга күптән көтелгән бүләкләрне тапшырды. Кызчыклар һәм малайлар букчаларындагы дәфтәр-карандашлар белән танышкан арада, «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлегеннән аларга туңдырмалар таратылды һәм карусельдә бушлай йөрү мөмкинлеге бирелүе турында игълан ителде.

Мәгариф бүлеге мәгълүматлары буенча, яңа уку елында районның мәктәп бусагасын тәүге тапкыр 230 беренче сыйныф укучысы атлап керәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100