news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ютазы районында Бөек Ватан сугышында катнашучыларга Мактаулы гражданин исеме бирелде

Ютазы районында Бөек Ватан сугышында катнашучыларга Мактаулы гражданин исеме бирелде
Фото: https://yutazy.ru/

Ютазы районы башлыгы Аяз Шәфыйгуллин Бәйрәкә авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Инком Абдуллинның хәлен белергә барды. Ветеранны якынлашып килүче Бөек Җиңү бәйрәме белән котлап, аңа диплом һәм мактаулы исем бирелү турында таныклык, шулай ук Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Татарстан Рәисе исеменнән азык-төлек пакеты тапшырды. Бу хакта «Ютазы таңы» сайтында Роза Әхмәдиева хәбәр итә.

«Инком Нәҗипович, Сезне сәламәтлектә һәм аң-зиһендә күрүемә шатмын. Сезнең һәм барлык ватандашларыбыз өчен истәлекле булган вакыйга уңаеннан, 9 Майга район җитәкчелеге исеменнән котларга тагын бер тапкыр килербез», – диде район башлыгы.

99 яшьлек Инком Абдуллин үз чиратында башлыктан районда сугыш ветераннарының күпме калуы белән кызыксынды.

Искәртик, андыйлар Ютазы районында – өчәү. Моның белән хаклы рәвештә горурланырга була, чөнки ул чор вакыйгаларының тере шаһитлары елдан-ел сирәгәя бара.

1944 елда Инком Абдуллин, 18 яшьлек егет булып, фронтка китә. Радистлыкка укый һәм 16нчы аерым элемтә полкы составында II Украина фронтында сугыша. Чехословакия, Венгрия һәм Румыния өчен барган сугышларда катнаша. Җиңү китергән майдан соң биш ел Венгрия һәм Австриядә тынычлык саклый. Инком Абдуллин - II дәрәҗә Ватан сугышы һәм Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары кавалеры, күп санлы медальләр белән бүләкләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot