news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ютазы районы хатын-кызлары автоузышта катнашты

Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланган автоузыш «Хатын-кызлар - гасыр илчеләре» шигаре астында узды. Чараны районның хатын-кызлар советы, яшьләр һәм мәдәният бүлекләре оештырды. 

Юлга чыгар алдыннан чарада катнашучыларны яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Регина Галләмова сәламләде. Районның «Ютазы йолдызлары» бию коллективы җитәкчесе Минзилә Абдурахманова автоузышта катнашучылар белән күңелле физзарядка үткәрде. Бу хакта «Ютазы таңы» хәбәр итә.

Район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин, хатын-кызларга изге теләкләрен юллады, аларга тормышка мәхәббәтләре, алга таба менә шулай яшәргә көч-дәрт тапканнары өчен рәхмәт белдерде.

Ә хәрәкәт исә хәвефсез, имин булырга тиеш. Бу хакта катнашучыларга Әлмәт идарәсенең Баулы районындагы Юл хәрәкәте иминлеген кисәтү бүлеге башлыгы Рәзидә Игнатьева һәм Эчке эшләр министрлыгы Дәүләт автоинспекциясе бүлегенең Ютазы районы буенча инспекторы Гомәр Гайнетдинов искәртте.

Алар машина йөртүчеләрнең юлда игътибарлы булуларына, җәяүлеләрнең киемнәрендә яктылык кайтаручы элементлар булуның мөһимлегенә, тизлекне саклауга игътибар юнәлтте. Автоколоннаны ЮХИДИ машинасы озата барды.

«Гасыр илчеләре»н кунакчыл Бәйрәкә җире җылы каршылады. Биредә алар «Гөбәйдия» музеенда экскурсиядә булды, борынгы авылның бай тарихы белән танышты. 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100