news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ютазы районы Урыссу бистәсендә спорт фестивалендә җиңүчеләр билгеле

Ютазы районы Урыссу бистәсендә спорт фестивалендә җиңүчеләр билгеле
Фото: http://yutazy.ru/

Гаилә елы кысаларында Ютазы районы Урыссу бистәсенең 3 мәктәбендә «Хезмәткә һәм оборонага әзер» чарасы кысаларында «Әни, әти, мин — гаилә ГТО тапшыра» спорт фестивале узды. Бу хакта «Ютазы таңнары» хәбәр итә.

Әлеге чарада районның тугыз гаилә командасы катнашты. Алар төрле спорт сынауларын җиңеп, тизлек, җитезлек, чыдамлык һәм зирәклек буенча көч сынашты.

Хөкемдарларга җиңүчене сайлау җиңел булмады, чөнки барлык командалар да физик яктан яхшы әзерләнгән булып чыкты.

Эстафетадан соң, урыннар түбәндәгечә бүленде: 1 урынны Латыйповлар гаиләсе, 2 урынны Кәтиевлар гаиләсе, 3 урынны Фаздаловлар гаиләсе алды.

Фестивальдә катнашучыларның барысына да дипломнар, ә җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot