news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ютазы районы «Тамчылар» театр коллективы Бөтендөнья татар конгрессында кунак булды

Бүген Ютазы районының Ютазы урта гомуми белем бирү мәктәбеннән «Тамчылар» театр коллективының бер төркем укучылары үзләренең җитәкчеләре Лилия Вәлиуллина һәм Бөтендөнья татар конгрессының Ютазы районындагы җирле бүлекчә җитәкчесе Лилия Гәрәева белән берлектә Казан шәһәренә экскурсиягә килде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге күркәм очрашу Бөтендөнья татар конгрессы бинасында түгәрәк өстәл артында аралашу белән башланып китте. Кунакларны Татарстан Республикасы бүлекләре белән эшләү комитеты баш референты Миләүшә Госманова каршы алды. Чараны Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмалары җитәкчесе, «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова алып барды. Махсус проектлар белән эшләү комитеты җитәкчесе Алмаз Хәлиуллин кунакка килүчеләргә бина буенча экскурсия уздырды.

Түгәрәк өстәл артында Иске Урыссу авылында туып үскән, бүгенге көндә Казан шәһәрендә яшәүче, Казан медицина көллиятенең татар теле укытучысы Миңнегөл Субаева белән очрашу булды. Килүнең төп максаты да Миңнегөл Субаева язган «Бер телем ипи яки уйланган алга килә» дип аталган, укучылар сәхнәләштергән спектакль буенча әңгәмә уздыру, автор белән күзгә-күз очрашып аралашу иде.

Укучылар авторга үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр, спектакльгә ничек итеп әзерләнүләре, нинди кыенлыклар белән очрашулары турында сөйләде. Очрашу бик тә мәгънәле һәм файдалы узды.

news_right_1
news_right_2
news_bot