news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ютазы районы паркына илледән артык кеше алмагачлар утыртты

Ютазы район җитәкчелеге, мәгариф бүлеге һәм ветераннар советы белән берлектә, алма бакчасы утырту буенча «Буыннар бәйләнеше бакчасы» чарасы уздырды.

Анда илледән артык кеше катнашты. Барысы да – мәктәп укучылары, район ветераннар советы, яшь армиячеләр, район җитәкчелеге вәкилләре, эчке эшләр министрлыгының ветераннар советы, дәүләт учреждениеләренең профсоюзы әгъзалары, мәктәпнең яшь урманчылары, балалар сәнгать мәктәбе укытучылары, гомумән, пионер оешмасына катнашы булган һәркем булачак бакчага үз өлешен кертте.

«Чыннан да, Урыссуда бүген мөһим тарихи вакыйга булды. Еллар узгач, соклангыч алма бакчасы Ютазы халкын һәм район кунакларын яз көне шау чәчәкләре, ә көзен алсу алмалары белән сөендерер, дип өметләнәм», – диде балалар сәнгать мәктәбе педагогы Гөлчәчәк Вәлиева.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100