news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ютазы районы Димтамак авылында капиталь ремонттан соң мәчет ачылды

Ютазы районы Димтамак авылында капиталь ремонттан соң мәчет ачылды
"Ютазы таңы"

Капиталь ремонттан соң Ютазы районы Димтамак авылында мәчет ачу тантанасы булды. Бу хакта «Ютазы таңы» хәбәр итә.

Авыл тарихындагы әлеге мөһим вакыйгада Ютазы районы башлыгы Аяз Шәфыйгуллин, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, казый Марат хәзрәт Мәрданшин, күрше шәһәр һәм районнарның имам-мөхтәсибләре, районның оешма һәм предприятие җитәкчеләре, авыл халкы катнашты.

Бәйрәмгә җыелучыларны сәламләп, район башлыгы мәчетне төзекләндерүдә ярдәм күрсәткән һәркемгә аерым рәхмәт белдерде. Шунысын да билгеләп узарга кирәк, мәчетне капиталь төзекләндерүдә иганәчеләр, җирле предприятие җитәкчеләре һәм авыл халкы зур көч куйган.

Аяз Шәфыйгуллин авыл халкының, бигрәк тә яшьләрнең, балаларның мәчеткә йөрүен, мәчетнең буш тормавын теләде һәм шамаил бүләк итте.

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев тантанага килүчеләрне әлеге күркәм вакыйга белән котлады һәм Аллаһы Тәгалә юлында кылган изге гамәлләрнең, мәчетләр төзүнең, догалар кылуның өстенлекләре турында сөйләде. Аннары ул Димтамак мәчетенең яңа имамын тәкъдим итте һәм аңа эшендә уңышлар теләде. Мәчетнең яңа имамы итеп «Фәнис» мәдрәсәсен тәмамлаган Мөхәммәт хәзрәт Мәрданшин билгеләнде.

Тәкъбир әйтелгәннән соң, ал тасма киселде һәм мәчеттә намаз укылды.

Искәртик, 70 кеше сыйдырышлы бер катлы кирпеч мәчет Димтамак авылында 2004 елда төзелгән иде. Ремонт барышында биредә җылыту системасы яңартылган, түбә алмаштырылган, җылы идәннәр җәелгән, электр үткәргечләре яңартылган, ул хәзер янгын куркынычсызлыгы таләпләренә тулысынча җавап бирә. Бина һәм манара заманча материаллар белән тышланган, мәчет биләмәсе төзекләндерелгән.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100