Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ютазы музеена үзенчәлекле экспонат тапшырганнар
Ютазы районының Кәрәкәшле авылы музеена үзенчәлекле экспонат тапшырганнар. Бу хакта «Ютазы таңы» газетасы яза.
Аны музейга Кәрәкәшле авылында гомер кичерүче Әлфия Абдуллина тапшырган. Әлеге кадерле ядкарьләр — РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре, журналист, СССР Журналистлар берлеге әгъзасы, 1973–1987 елларда Татарстан китап нәшрияты директоры булып эшләгән Гарәф Шәрәфетдиновның кулъязмалары. Алар арасында Гарәф аганың милләтебезнең күренекле шагыйре Сибгат Хәким белән язышкан хатлары да бар.
Гарәфетдин Шәрәфетдинов заманында татарның мәшһүр язучылары, шагыйрьләре белән тыгыз элемтәдә торган күренекле шәхес. Һәм алай гына да түгел, ул тарих белән дә ныклап кызыксынган.
Музейга тапшырылган кулъязмаларда ул тормыш юлы, Бәйрәкә һәм башка авыл тарихлары, республикабыздагы Бакыр казналары, язучы Гомәр Бәшировның Ак-Чишмә авылына килеп, аның шау чәчәккә күмелгән бакчасы белән сокланып, «Җидегән чишмә» әсәрен иҗат итүе һ.б. турында бәян итә, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз