news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ютазы мәдәният йортында район ветераннар оешмалары җитәкчеләре очрашты

Ахырда җитәкчеләр ветераннарны борчый торган сорауларга җавап бирделәр.

(Ютазы, 13 февраль, "Татар-информ", "Ютазы таңы", Ильмира Галиева). Ютазы мәдәният йортында район ветераннар оешмалары җитәкчеләре түгәрәк өстәл артына җыйналды, дип яза районның "Ютазы таңы" газетасы.

Инвалидлар, сукырлар җәмгыяте активы, хезмәт коллективларының профсоюз комитеты рәисләре районның социаль корпусы җитәкчеләре белән очрашты. Катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Джанна Волкова сәламләде.

Район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова якын киләчәккә планнар белән таныштырды. Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Кәримова һәм аның хезмәттәше Ильмира Ханнанова халыкка күрсәтелә торган матди ярдәм төрләре турында сөйләде. Пенсия фонды бүлеге җитәкчесе Ильмира Абдуллина әлеге өлкә яңалыкларын хәбәр итте. Район мәдәният йорты директоры Рөстәм Абдурахманов өлкән буын вәкилләре катнашында эшли торган клуб берләшмәләрен, мәдәни-күңел ачу чараларын бәян итте. Ахырда җитәкчеләр ветераннарны борчый торган сорауларга җавап бирделәр, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot