news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ютазы кызы Барнаул шәһәреннән берьюлы ике медаль белән әйләнеп кайтты

Гүзәлия Закирова "көмеш" һәм "бронза" медальгә лаек булган.

(Ютазы, 13 февраль, "Татар-информ", "Ютазы таңы", Ильмира Галиева). “Олимп” спорт мәктәбе тренеры Таһир Гыйздетдинов кул астында шөгыльләнүче Гүзәлия Закирова кичә Барнаул шәһәреннән берьюлы ике медаль белән әйләнеп кайтты.

Югары уку йортлары арасында чаңгыда узышу буенча Россия беренчелегендә ике төрле ярышта катнашкан Гүзәлия “көмеш” һәм “бронза” медальләргә лаек булган.

Гүзәлия Закирова – булачак табибә. Бүген ул Уфа дәүләт медицина университетында белем ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot