news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ютазы җирендә икмәк бар – Марат Әхмәтов

Министр район башлыгы Рөстәм Нуриев озатуында район кырлары белән танышты.

(29 июль, "Татар-информ", "Ютазы таңы", Ильмира Галиева).  Ютазы районына эшлекле сәфәр белән республиканың Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов килде. Ул район башлыгы Рөстәм Нуриев озатуында район кырлары – “АгроМир”, Тукай исемендәге, “Нәбиуллин”, “Кәрәкәшле”, “Уңыш” һәм башка агроформированиеләрнең биләмәләре белән танышып чыкты. Җитәкчеләр утырган вертолет “Уңыш” җәмгыятенең күпьеллык үлән кырына утырды. Район аграрчылары белән очрашуга ашыккан министр, ютазылылыр тәрбияләп үстергән иген кырларының матурлыгыннан канәгать калуын һәм аларның мул уңыш вәгъдә итүен белдерде, - дип яза район газетасы. 

– Республиканың көньяк-көнчыгыш төбәге дымга бик сусаган иде инде. Табигать быел хаталар өстендә бераз эш алып барды - кырлада иген бар, гәрчә үсемлекләргә кояш җылысы бераз җитеп бетмәсә дә, – дип ассызыклап узды Марат Әхмәтов.

Министр җирле җитәкчеләргә республиканың агросәнәгать комплексында соңгы арада кабул ителгән максатчан программалар турында хәбәр итте. Шуларның берсе - “Трактор” программасы - ат көче 300дән ким булмаган техника сатып алу мөмкинлеге тудыручы программаның эчтәлеген ача төшкән кунак, республика җитәкчелегенең Россиядә җитештерелгән 200 данә трактор белән аеруча көньяк-көнчыгыш районнарны тәэмин итүне максат итеп куюын һәм бәянең яртысын Татарстан бюджеты каплавын әйтеп узды.

Очрашуны дәвам итеп, район башлыгы Рөстәм Нуриев, соңгы елларда хуҗалыкларда машина-трактор паркларының яңартылуын билгеләп узу белән беррәттән, якын киләчәктә химик утауны тагын да камилләштерү максатында, аларны үзйөрешле сиптергечләр белән тәэмин итү өстендә чаралар күрү мөһимлеген әйтеп узды. Ул районда авыл халкы арасында яшелчәчелек бизнесын тагын да җәелдерүне максат итеп куелуын һәм бүгенге көндә бу юнәлештә хәстәрлек эшләре күрелә башлавын хәбәр итте.

- Яшелчә үстерүчеләргә стимул бар – Россия паспорты булган техника сатып алучыларга – 70, тагылма агрегатлар сатып алганга 60 процент субсидия карала. Моннан тыш, берничә фермер берләшеп, кооператив исеменнән заявка биргән очракта, грант оту мөмкинлеге бар. Әгәр инде яшелчәчелек буенча пилот программасы уйлап табасыз икән, аны гамәлгә ашыруда да булышачакбыз, - дип әңгәмәне дәвам иткән Әхмәтов, аграрчыларны борчыган сорауларга да җавап бирде.

Бүгенге көндә кырларда үсеп утыручы авыл хуҗалыгы культуралары күргәзмәсе белән тынышкан Марат Әхмәтовның эшлекле сәфәре күңелле миссия белән тәмамланды - ул 2017 елда кыр батыры - “Уңыш” җәмгыяте механизаторы Фәнил Мәҗитовка тиз йөри торган велосипед бүләк итте. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100