news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ютазы хезмәт алдынгылары авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре бәйрәменә җыелды

Хезмәт алдынгылары бүләкләнде.

Ютазы хезмәт алдынгылары авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре бәйрәменә җыелды
Ильмира Галиева

(Ютазы, 31 октябрь, "Татар-информ", "Ютазы таңы", Ильмира Галиева). Узган шимбә иртәсендә “АгроМир” җәмгыятенең хезмәт алдынгылары авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре бәйрәменә җыйналды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

“АгроМир” җәмгыятенең күзәтчелек советы рәисе Сирин Галиев: "Әлбәттә, бу безнең уртак хезмәт җимеше. Элек-электән үк җир-ана күмәк хезмәтне яраткан, аны аңлап, аның таләпләрен тоеп, бакканы үз иткән. Туган хуҗалыгыбызда күркәм уңышларга ирешеп эшлибез", - диде.

Быел да үсемлекләрне тәрбияләү, аларны төрле авырудардан һәм корткычлардан саклау һәм яклау максатында күп төрле агротехнологик чаралар уздыралар.

Менә шушы эшләрне җиренә җиткереп башкарган, туган хуҗалыкларының финанс-икътисадый торышын ныгытуга үзләреннән саллы өлеш керткән фидакарьләр бу иртәдә бүләкләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot