news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ютазы фермере җитештергән кымызга ихтыяҗ зур

Дәваланырга теләк белдереп, Самара, Мәскәү кебек эре өлкәләрдән, салкын себер җирләренән дә элемтәгә чыгучылар бар.

Ютазы фермере җитештергән кымызга ихтыяҗ зур
yutazy.ru

(Ютазы, 27 гыйнвар, "Татар-информ", "Ютазы таңы", Ильмира Галиева). Ютазы фермеры Салават Сәүбәнов җитәкли торган хуҗалыкта җитештерелә торган кымыз кулга да тими – күп төрле авыруга, хәтта яман шештән дә дәва бирүче бия сөтенә сорау бик зур. Бу турыда җирле басма яза.

“Сәүбәнов” крестьян-фермерлык хуҗалыгына җәйге матур иртәләрдә ял итәргә, кымыз эчеп, дәваланырга теләк белдереп, Самара, Мәскәү кебек эре өлкәләрдән, салкын себер җирләренән дә элемтәгә чыгучылар бар. Мондый сәяхәтчеләрне кабул итәргә кунакханә булмавы гына эшне тоткарлый, ди Салават Сәүбәнов.

Шуңа күрә ул якын киләчәктә үз милегендә булган агач йортны заманча таләпләргә туры китереп үзгәртеп ясап, кунакханә ачу уе белән яши. Агротуризм, әлбәттә, әлегә хәтта республикада да киң таралган күренеш түгел һәм ул үзен оештыру өчен шактый чыгым таләп итә. Әмма инде бер тормышка кереп китсә, һичшиксез, үз-үзен акламыйча калмаячак, дип ышана эшмәкәр.

Аңа бу бизнес төрен кызыклырак һәм мавыктыргычрак итүдә понилары да ярдәмгә килми калмаячак. Моннан берничә ел элек Салават Сәүбәнов ике пони сатып алган.

Атларны үрчетүне максат итеп куйган фермер берничә елдан соң 15 баш колын сатып ала. Бүген аның базасында 69 баш ат тәрбияләнә, шуның 28 бия.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100