news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ютазы чаңгычылары Татарстан Республикасы чемпионатында бронза медаль алды

Чаңгычылары гомуми команда белән мактаулы өченче урынга чыккан.

Ютазы чаңгычылары Татарстан Республикасы чемпионатында бронза медаль алды
Ильмира Галиева

(Ютазы, 12 март, "Татар-информ", "Ютазы таңы", Ильмира Галиева). Ютазы районы командасы Зәй шәһәрендә узган чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы чемпионатында бронза медаль алды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. 

“Ялта-Зәй” спорт комплексында оештырылган ярышлар үз эченә 10,15 чакрым дистанциядә ирекле стильдә һәм эстафеталы чабышларны алган.

"Олимп” спорт мәктәбе тренеры Таһир Гыйздетдинов кул астында шөгыльләнүче чаңгычылары гомуми команда белән мактаулы өченче урынга чыккан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100