news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ютазы чаңгычылары – чемпионат призерлары

Таһир Гыйздетдинов тәрбиясендәге спортчылар бу ярышта да лаеклы чыгыш ясаган.

(Ютазы, 24 февраль, "Татар-информ", "Ютазы таңы", Ильмира Галиева ).Чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы чемпионатында Ютазы чаңгычылары – көмеш призерлар, дип яза район газетасы.

Яшел Үзән шәһәрендә өч көн дәвам иткән чарада республиканың иң көчле чаңгычылары классик һәм ирекле ысул белән спринт ярышларында көч сынашкан. “Олимп” спорт мәктәбе тренер-укытучысы Таһир Гыйздетдинов тәрбиясендәге спортчылар бу ярышта да лаеклы чыгыш ясаган – Ютазы районы командасы мактаулы икенче урынга лаек булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100