news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ютазы боксчылары Бөтенроссия турнирында яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр

Бөек Ватан сугышы ветераны Иван Шишкин истәлегенә багышланган турнир Соль-Илецкида узды

 (Казан, 29 август, “Татар-информ”). Соль-Илецкида мәгариф отличнигы, Бөек Ватан сугышы ветераны Иван Шишкин истәлегенә бокс буенча Бөтенроссия турниры узды. Анда безнең тренер Владимир Добрин тәрбияләнүчеләре дә барды, дип яза “Ютазы таңы” басмасы.

Турнирда Россиянең 20 төбәге спортчылары катнашты. Эдгар Әпсәләмов, Кәрам Вәлиуллин һәм Илдар Гыйльметдинов үзләрен көчле спортчылар итеп күрсәтте. Әйтик, 11 катнашучы арасында 63 килограмм авырлык категориясендә Кәрам өченче урынны алды. 52 килограмм авырлыкта 13 спортчы арасында Эдгар, көндәшеннән аз гына калышып, икенче булды. Ә Илдар исә 57 кг авырлык категориясендә иң яхшы нәтиҗәне күрсәтте һәм спорт мастерына кандидат нормативын үтәп кайтты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100