Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ютазы авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветеранының бер гасырлык юбилеен билгеләп үттеләр
Ул ир-егетләр белән беррәттән кулына корал тотып, илебез, халкыбыз азатлыгы хакына дошман белән көрәшкә ташланган, немец кулында әсир булган.
(Ютазы, 7 апрель, "Татар-информ", "Ютазы таңы", Ильмира Галиева). Ютазы авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Мөхтәрәмә Хәертдин кызы Хәертдиновага бүген 100 яшь тулды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Тумышы белән Азнакай районы кызы ул. Язмышына ачы сынаулар күп төшсә дә, кеше булып кала белгән, олы йөрәкле, изге күңелле акъәби ул. Ир-егетләр белән беррәттән кулына корал тотып, илебез, халкыбыз азатлыгы хакына дошман белән көрәшкә ташланган, немец кулында әсир булган, исән калып та, үз гасырында шактый җәберләүләргә дучар булган ул.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина йөз яшьлек Мөхтәрәмә Хәертдин кызы Хәертдиновага Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Ютазы районы башлыгы Рөстәм Нуриев исеменнән килгән адреслы рәхмәт сүзләрен һәм котлауларын җиткерде.
Карт фронтовикны район ветераннар советы, хатын-кызлар советы, Ютазы авыл җирлеге һәм башлангыч ветераннар оешмасы вәкилләре тәбрик итте, аны шау чәчәккә күмде. Әлбәттә, балалары, оныклары, күрше-күлән дә бер гасырлык акъәбигә кадер-хөрмәтнең зурысын күрсәтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз