news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Юстиция министрлыгында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча эш барышы каралды
Быел республикадагы хакимиятнең башкарма органнары гына түгел, шуларга өстәп, аерым муниципаль берәмлекләр дә энә күзеннән үткәреләчәк
Скопировать ссылку
(Казан, 9 апрель, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген ТР Юстиция министрлыгы коллегиясе утырышында министрлыкта коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча эш барышы тикшерелде.
Шуның буенча төп доклад белән чыккан министрның беренче урынбасары вазифаларын башкаручы Сергей Столяров, республиканың Юстиция министрлыгында бу юнәлештә инде 5 ел дәвамында комиссия эшләп килә, шулай да, вазгыять әлеге комиссиянең активрак эшләвен таләп итә, дигән фикердә. Узган елны, мәсәлән, комиссиянең 4 утырышында коррупциягә каршы экспертизалар планлаштыру, оештыру һәм үткәрү, кагыйдәләр һәм тыюларның саклануы һ.б. буенча 8 мәсьәлә каралган, шулай да, быел комиссия актуаль мәсьәләләрне хәл итү максаты белән кимендә 2 айга бер җыелырга тиеш.
ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан 693 нче күрсәтмә белән расланган 2009-2011 елларга Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәт стратегиясен гамәлгә ашыру буенча республика программасын үтәүне контрольда тоту да Юстиция министрлыгының мөһим эш юнәлеше булып тора, квартал саен уздырылган мониторинг нәтиҗәләре http://minjust.tatar.ru/ министрлык порталында бирелеп һәм ТР Министрлар Аппараты белән Президент Аппаратына вакытында җибәрелеп бара, диде ул. Узган елны республиканың Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Мәгариф һәм фән министрлыгы, Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү комитеты, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, ТР Президенты карамагындагы Дәүләт һәм муниципаль идарә академиясе - барлыгы 6 министрлык һәм ведомство һ.б. учреждение тикшерелгән. Быел исә хакимиятнең башкарма органнары гына түгел, шуларга өстәп, аерым муниципаль берәмлекләр дә энә күзеннән үткәреләчәк, тикшерү графигы белән исә министрлык сайтында танышып була.
Быел министрлык тарафыннан ТР Министрлар Кабинеты карамагындагы Баш ветеринария идарәсе, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы, ТР Финанслар министрлыгы, Биектау һәм Теләче муниципаль районнары тикшерелгән. Докладчы сүзләренчә, программада күзалланган һәм көтелгән нәтиҗәләр сизелерлек булган, аны гамәлгә ашыруның беренче елында республика башкарма хакимият һәм җирле үзидарә органнары программа чараларына җаваплырак карый башлаган: коррупциягә каршы ведомство һәм муниципаль программалар кулланыла, ләкин алар төрле срокларга каралган, шуңа күрә, бердәм тәртип таләп ителә, дип саный С.Столяров.
Министр вазифаларын башкаручы Мидхәт Корманов рәислегендә барган утырышта ТР Президенты Аппаратының коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча бүлеге җитәкчесе Шамил Дәүләтгилдиев, ТР Министрлар Кабинеты, ТР Дәүләт Советы вәкилләре, һ.б. катнашты.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot