news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Юстиция министрлыгы алиментның яңа төрен кертергә тәкъдим итте

Аерылышкан ата-аналар балаларының торак шартларын яхшырту өчен яңа алимент түли башларга мөмкин.

(Казан, 5 июнь, «Татар-информ»). Ата-аналар аерылышканда, балага торак өчен өстәмә түләргә тиеш булуы ихтимал. Россия Юстиция министрлыгы шундый тәкъдим белән чыкты. Бу хакта норматив-хокукый актларның федераль порталында хәбәр ителә.

Алиментның яңа төре аерым яшәгән һәм яңа торакка мохтаҗ булган балаларның ата-аналарына кагылачак. Шул ук вакытта бала торак мәйданы белән тәэмин ителүгә яки торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип танылырга тиеш. Бу очракта бала булган гаиләдә күчемсез милек яки аны сатып алу өчен акча булмау,  ә алиментчы үзе эшкә сәләтле булу шарты куела.

Түләү зарурлыгы һәм алимент күләме суд тарафыннан билгеләнәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100