news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Юстиция министры махсус операциядә катнашучыларга юридик ярдәм алу ысулын аңлатты

Махсус хәрби операциядә катанашучылар һәм аларның гаиләләренә юридик ярдәм алу өчен иң яхшысы — «кайнар элемтә» номерына шалтырату яки шәхси кабул итүгә язылу кирәк. Бу хакта махсус операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләренә юридик ярдәм темасына багышланган онлайн-трансляциядә Татарстан юстиция министры Рөстәм Заһидуллин хәбәр итте.

«Иң яхшысы — 222-60-60 «кайнар элемтә» номерына шалтырату. Министрлык хезмәткәрләре гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча консультация бирә. Әгәр дә сорауны телефон аша хәл итеп булмый икән, без шәхси кабул итүгә язабыз. Кирәк булса, адвокатлар, дәүләт хакимиятенең башка органнары вәкилләрен чакырабыз», – диде ул.

Аның сүзләренчә, гражданнарны кабул итү шулай ук көн саен Татарстан Дәүләт юридик бюросында (адресы — Кремль урамы, 16) башкарыла.

«Моннан тыш, бездә Россия Президенты карары белән «Ватанны саклаучылар» фонды булдырылды. Бу фонд белән Татарстан Дәүләт юридик бюросы килешү төзеде. Атна саен, пәнҗешәмбе көнне 9.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр бюро хезмәткәрләре фонд мәйданчыгында кабул итә. Килеп консультация алырга була», — диде министр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100