Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Юстиция министры җирле үзидарә турындагы яңа законны гамәлгә ашыру турында сөйләде
«Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясенең XX съездына әзерлек кысаларында онлайн-конференция узды. Анда модератор буларак республика юстиция министры Рөстәм Заһидуллин чыгыш ясады. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итте.
Фикер алышуның төп темасы Җәмәгать хакимиятенең бердәм системасында җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турындагы федераль законны гамәлгә ашыруга багышланды.
«Бу – бүгенге көндә республика муниципаль берәмлекләре өчен иң актуаль һәм әһәмиятле тема. Министрлыкта җирле үзидарә органнарының федераль закондагы үзгәрешләргә нигезләнгән эшчәнлеге мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Бу – безнең эшнең төп юнәлешләрнең берсе», - дип билгеләде Рөстәм Заһидуллин.
Министр хәбәр иткәнчә, федераль закон төбәк һәм муниципаль законнарны 2027 елның 1 гыйнварына кадәр тәңгәлләштерергә куша. Татарстан Дәүләт Советында җирле үзидарәнең төрле аспектларын җайга сала торган 71 республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты карала.
Фото: ТР Юстиция министрлыгы матбугат хезмәте
Рөстәм Заһидуллин ассызыклаганча, төзәтмәләрне эшләгәндә җирле үзидарәне оештыруның ике дәрәҗәле системасын саклап калган очракта вәкаләтләрне бүлү мәсьәләсенә аерым игътибар бирелә. Оптималь модель булдыру өчен республика Юстиция министрлыгы «Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясе белән берлектә республика башкарма хакимият органнарындагы һәм муниципалитетлардагы позицияләрне анализлаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз