Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Юстиция министры Чуйченко Миңнехановны Михаил Сперанский медале белән бүләкләде
Россия юстиция министры Константин Чуйченко Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны Михаил Сперанский медале белән бүләкләде.
Республика Президенты ведомство бүләгенә юстиция органнары һәм учреждениеләрен үстерүгә сизелерлек өлеш керткәне, шулай ук Россия Юстиция министрлыгына йөкләнгән бурычларны хәл итүдә теләктәшлек күрсәткәне өчен лаек булды.
Шунысын да искәртик: бүген Миңнеханов һәм Чуйченко Казанда «Юстиция кварталы»н ачты. Татарстанлылар өчен барлык хокукый хезмәтләр комплексын берләштергән заманча шәһәр киңлеге Һади Такташ урамында урнашкан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз