news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Юстиция министрлыгы ришвәтчелеккә каршы экспертиза бәйгесенә йомгак ясады

Татарстанның Юстиция министрлыгында 2025 елда хокукый актларга ришвәтчелеккә каршы экспертиза уздыру буенча премия бәйсез экспертлар өчен бирелмәячәк дигән карар кабул иттеләр. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Моның сәбәбе – бер генә гариза да бәйге нигезләмәсендә таләп ителгән минималь балларны җыймаган.

«Комиссия 12 әгъзадан тора, бу сан һәм 15 балл суммасы 180. Катнашучыларның ахыргы суммасы 180нән аз иде», – дип аңлатканнар бәйге комиссиясендә.

Аның составында Татарстан буенча Россия Юстиция министрлыгы идарәсе вәкилләре, Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Татарстанның Юстиция министрлыгы җитәкчелеге һәм башкалар эшләгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot