news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Юстиция министрлыгы: Республика халкы коррупция турында активрак хәбәр итә башлады

Татарстан халкы коррупция фактлары турында активрак хәбәр итә башлаган. Бу хакта республика Юстиция министрлыгында хәбәр иттеләр. Ведомствода билгеләп үтүләренчә, гражданнарның коррупциягә каршы тору системасына кызыксынуы арта.

Юстиция министрлыгында коррупция белән бәйле хокук бозуларны профилактикалау өчен җаваплы Виктория Леонидова сүзләренчә, узган ел нәтиҗәләре уңай тенденция күрсәтә.

«Сораштыру нәтиҗәләре күрсәткәнчә, гражданнарның 43,4 проценты коррупция фактлары турында хәбәр итәргә әзер, шул ук вакытта 2024 елда бу процент 37 процент тәшкил иткән. Коррупция турында хәбәр итәргә кирәк дип санамаучылар саны 9,6 процентка кадәр кимегән. Бу коррупциягә каршы көрәш системасына ышаныч артуын күрсәтә», - дип билгеләде ул.

Юстиция министрлыгында коррупция фактлары турындагы хәбәрләр 222-60-30 телефон номеры аша кабул ителүен искә төшерәләр. Мөрәҗәгатьләр министрлыкның үзенә, Дәүләт юридик бюросына һәм Татарстан Җәмәгать судьялары аппаратларына кагыла. Ведомство тапшырыла торган мәгълүматларның тулы конфиденциальлеген гарантияли.

Министрлыкта республика халкын актив гражданлык позициясе күрсәтергә һәм коррупция белән бәйле хокук бозулар фактларына битараф калмаска чакыралар.

news_right_1
news_right_2
news_bot