Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Юстиция министрлыгы: Баланы ата-ана ризалыгыннан башка коррекцион сыйныфка күчереп булмый
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Баланы ата-ана ризалыгыннан башка коррекцион сыйныфка яисә махсуслаштырылган уку йортына күчерү законлы түгел, дип хәбәр иттеләр Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында.
Әлеге мәсьәлә Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан «Бердәм Россия» партиясенең Төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итү вакытында күтәрелде. Казанда яшәүче хатын-кыз, баланы аның ризалыгыннан башка коррекция сыйныфына күчерү мөмкин икәненә борчылып, Юстиция министрлыгының түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне оештыру бүлеге башлыгы Ярослав Швецка мөрәҗәгать итте.
«Мөстәкыйль рәвештә, ата-ана ризалыгыннан башка, педагогик коллектив баланы укыту формасын үзгәртә алмый. Мондый гамәлләр «Россия Федерациясендә мәгариф турында»гы Федераль законга турыдан-туры каршы килә», - дип аңлатты ул.
Швец сүзләренчә, махсус белем бирүне тәкъдим итүче психологик-медицина-педагогик комиссия бәяләмәсе булган очракта да, соңгы сүзне барыбер баланың әти-әнисе яки законлы вәкилләре әйтә. Комиссия бәяләмәсе мәҗбүри күчерү өчен нигез була алмый, чөнки ул бары тик киңәш бирү характерына гына ия.
«Әгәр мәктәп белгечләреннән мондый тәкъдим килгән икән, ата-аналар/законлы вәкилләргә, аннан баш тартканчы, моның нәрсәгә бәйле булуын аңлау мөһим. Һәм бала мәнфәгатьләреннән чыгып эш итәргә кирәк», - дип өстәде ул.
Кабул итү кысаларында алты кеше түләүсез юридик консультация алды. Мөрәҗәгатьләр күбесенчә ата-ана хокукларын торгызуга, опекунлык рәсмиләштерүгә, ана капиталыннан файдалануга, балаларга түләүләр билгеләүгә, алимент түләттерү тәртибенә һәм күп балалы гаиләләргә ярдәм итүгә кагылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз