Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
^Юрий Жданов: “Тиздән “Алабуга” махсус икътисади зонасының беренче резидентлары теркәләчәк”
^Юрий Жданов: “Тиздән “Алабуга” махсус икътисади зонасының беренче резидентлары теркәләчәк”
(Канна, 14 март, “Татар-информ”, Юлия Васильева). Махсус икътисади зоналар белән идарә итү буенча Федераль агентлык җитәкчесе Юрий Жданов Татарстан журналистларына биргән интервьюсында Каннада уза торган "MIPIM-2006" XVII Халыкара коммерцияле күчемсез милек күргәзмә-ярминкәсендә Россиянең махсус икътисади зоналар урнашкан барлык 6 төбәге дә катнаша, дип белдерде. Аның сүзләренчә, бу яңа төзелгән икътисади зоналарга чит ил инвестицияләрен җәлеп итү өчен эшләнә.
Юрий Жданов фикеренчә, абруйлы халыкара форум эше вакытында инвестицияләр җәлеп итү мөмкинлеге, күп очракта, төбәкнең үз стендын ничек күрсәтә алуына, элемтәләрне ничек урнаштыра алуына бәйле. Федераль агентлык җитәкчесе күргәзмәдә шәһәр төзелеш, архитектурага караган бик күп кызыклы проектлар тәкъдим ителүен билгеләп үтте. Юрий Жданов ассызыклаганча, күргәзмә торган саен күбрәк катнашучыларны җәлеп итә, өстәвенә, Россия вәкилләре быел узган елгы белән чагыштырганда ике тапкыр күбрәк.
Күргәзмә экспозициясендә “Алабуга” икътисади зонасының да тәкъдим ителүен билгеләп үтеп, Юрий Жданов: “Әлеге зонаны төзү без уйлаганнан да тизрәк бара, 2006 елның ахырына беренче нәтиҗәләр күренер дип ышанам. Ай дәвамында беренче резидентлар теркәләчәк. Безнекеләр дә, чит ил фирмалары да теркәүгә документларын рәсмиләштерә инде”, - диде.
Россиядә махсус икътисади зоналар 2005 елның 22 июленнән “Россия Федерациясендәге махсус икътисади зоналар турында”гы 116нчы Федераль закон нигезендә төзелә. Документта күрсәтелгәнчә, махсус икътисади зона дип Россия Хөкүмәте тарафыннан билгеләгән һәм эшкуарлык эшчәнлеген алып бару өчен махсус режимы булган РФ территориясенең бер өлеше санала. МИЗ белән идарә итүне махсус икътисади зоналар белән идарә итү буенча Федераль агентлык башкара.
МИЗ резиденты булу өчен компаниягә МИЗ идарә органы белән сәнәгый-җитештерү эшчәнлеге алып бару турында килешү төзергә һәм МИЗда урнашкан үз производство фондларына 10 миллион евродан да ким булмаган акча инвестицияләргә кирәк, ә беренче үсеш елында 1 миллион евродан ким булмаска тиеш. МИЗ территориясендә салым ташламалары гамәлдә, алар инвесторларга тагын да ныграк көндәшлеккә сәләтле продукция җитештерергә мөмкинлек бирәчәк.
Россиядә алты икътисади зонаны үстерү планлаштырыла. Техник-внедрение төрендәге МИЗ төзү конкурсында Зеленоград җиңеп чыкты – микроэлектроника өлкәсендә тикшеренүләр, Мәскәү янындагы Дубна – атом-төш физикасы, Санкт-Петербург – мәгълүмат технологияләре, приборлар җитештерү, Томск – яңа материаллар. Сәнәгый-җитештерү МИЗлары Липецк өлкәсе һәм Алабугада төзелә.
Татарстанның Алабуга районындагы сәнәгый-җитештерү төрендәге махсус икътисади зона Чаллыдан - 25 километр һәм Түбән Камадан 40 километр ераклыкта урнашкан. МИЗның гомуми мәйданы 20 квадрат метр тәшкил итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз