news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Юрий Венедиктов: Йөзә белмәү - балаларның сулыкларда батып үлүенең төп сәбәбе

«Балаларны кече яшьтән үк йөзәргә өйрәтергә кирәк», - дип искәртә ТР Кече көймәләр буенча Баш дәүләт инспекторы.

Юрий Венедиктов: Йөзә белмәү - балаларның сулыкларда батып үлүенең төп сәбәбе
Алсу Сәләхетдинова

(Казан, 9 июнь, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). 2019 елда су объектларында балаларның һәлак булу сәбәбе - сабыйларның йөзә белмәве. Бу хакта «Су объектларында балалар белән бәхетсезлек очракларына юл куймау һәм җәйге чорда балалар травматизмын кисәтү чаралары турында»гы брифингта ТР Кече көймәләр буенча Баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов сөйләде. 

«2019 елда сулыкларда балалар батып үлүнең төп сәбәпләре - йөзә белмәү һәм су буйларында өлкәннәрдән башка булу», — диде ул. 

«Үткән атнада гына 5 июнь көнне Нурлат районында Кондырча елгасында өлкәннәрдән башка су коену нәтиҗәсендә 14 яшьлек яшүсмер батып үлде. Балаларның һәлак булуының еллык сәбәпләрен исәпкә алып, балаларны кече яшьтән йөзәргә өйрәтергә кирәк. Аларның үзләрен генә сулыклар янына җибәрергә ярамый», — ди Юрий Венедиктов.

Тулаем алганда, соңгы 9 ел эчендә балалар үлеме 18 кешедән 6 кешегә кадәр кимегән.

news_right_1
news_right_2
news_bot