Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Юрий Венедиктов көймәләрдә йөзүне быелга туктатырга кирәклеген әйтте
Инспектор сүзләренчә, су температурасы 3-4 градуска кадәр төшсә, эчке сулыкларда боз барлыкка килү процессы башлана.
(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанның кече көймәләр буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов көймәләрдә йөзүне быелга туктатырга кирәклеген әйтте. Бу турыда ул республиканың Хөкүмәт йортында узган брифингта хәбәр итте.
«Көймәләр өчен 2020 ел навигациясен тәмамларга, сулыклардан кече судноларны күтәрергә һәм аларны кышкы саклауга куярга кирәк», — диде Юрий Венедиктов.
Гадәттә, Татарстанда зур суднолар өчен су юллары 20 ноябрьдә ябыла, ләкин су иртәрәк катса, алданрак та ябылу ихтимал.
«Бүгенге көндә республиканың су объектларында су температурасы 10 градуска якын. Бу атна ахырында һава температурасының төшүе көтелә. Су температурасы 3-4 градуска кадәр төшсә, эчке сулыкларда боз барлыкка килү процессы башлана. Шул рәвешле, эчке сулыкларда көймәдә йөзүне туктатырга кирәк», — диде Юрий Венедиктов.
Су өстендә боз барлыкка килә башлау чоры кеше гомере һәм сәламәтлеге өчен аеруча куркынычлык тудыра. Боз калынлыгы 7 сантиметрга җиткәнче, инспектор сулыклар янына якын килмәскә кушты.
«Сулыкларда кышкы һәлакәтләрнең күбесе күчмә чорда теркәлә. Узган ел гына 5 кеше ныгымаган боз астына төшеп үлде, 87 кеше коткарылды. Ныгып бетмәгән бозга басу, машинада ярамаган урында боз өстендә йөрү ел саен кешеләр үлеменең төп сәбәпләре булып тора», — диде Юрий Венедиктов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз