news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Юрий Соломин Казан дәүләт университеты студентлары белән очрашты

СССРның халык артисты, кино һәм театр артисты, режиссер Юрий Соломин сүзләренчә, аның кинода һәм театрда яратмаган рольләре юк. “Әгәр син профессионал икәнсең, шул чакта рольләр барысы да бер югарылыкта уйнала”, - диде Кече театрның сәнгать җитәкчесе.

(Казан, 23 сентябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Казанга гастрольләр белән килгән Дәүләт академия кече театры сәнгать җитәкчесе, СССРның халык артисты, кино һәм театр артисты, режиссер Юрий Соломин бүген Казан дәүләт университеты студентлары белән очрашты. Очрашуда шулай ук ТР Фәннәр академиясе вице-президенты Наил Вәлиев һәм КДУ ректоры Мәгъзүм Сәлахов та катнашты.

М.Сәлахов, студентларны сәламләп, Казан дәүләт университетына күренекле фән, сәясәт һәм җәмәгать эшлеклеләре еш килүен, ә Юрий Соломин турында тәфсилләп сөйләп торуның кирәге булмавы, аның популярлыгын билгеләп үтте.

Ректор сүзләренчә, Кече театрның менә дигән тарихы бар, ул бөек рус драматургиясен саклап калу өчен зур эш алып бара. Мәскәү дәүләт университетында 1756 елда оешкан труппа быел 254 нче сезонын ача. М.Сәлахов Казан дәүләт университетының башкаладагы театраль тормышның башында торуын ассызыклап үтте. Кече театрны һәм Казан дәүләт университетын берләштерүче тагын бер нәрсә – ул да булса аларның туксанынчы елларда Дәүләтнең үтә кыйммәтле һәйкәлләре җыелмасына кертелүе.

Юрий Соломин бүген, студентларның һәм укытучыларның күпсанлы сорауларына җавап биреп, үзенең иҗат серләре белән уртаклашты. Аның сүзләренчә, аның кинода һәм театрда яратмаган рольләре юк. “Әгәр син профессионал икәнсең, шул чакта рольләр барысы да бер югарылыкта уйнала”, - диде Ю.Соломин.

Антон Чеховның “Өч сеңел” спектаклен Япониягә баргач заказ буенча куйган режиссер рус классикасын яратучы японнарны җылы хисләр белән искә ала. “Спектакльләргә яхшылык теләүче кешеләр генә йөри, театрны яратмаучылар башка җиргә бара”, - ди Ю.Соломин.

Юрий Соломин хәзерге авторлар турында бик сөйләшергә яратмый. “Нишләп әле мин “Ревизор” булганда хәзерге ришвәтчеләр турында сөйлим. Анда түрәләр хакында да, ришвәтчеләр хакында да бар”, - дип саный ул. Режессер шулай ук әңгәмә барышында рус теленең чисталыгын саклау зарурлыгын да билгеләп үтте.

Казан дәүләт университеты студентлары Юрий Соломинга КДУ һәм башкала символикасы төшерелгән сувенирлар, түбәтәй бүләк итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100