Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Юрий Шевчукның «ДДТ» төркеме вокалисты татарча «Тала-тала» җырын башкарды
Җыр Башкортстанның Республика көне уңаеннан әзерләнгән.
(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Юрий Шевчукның «ДДТ» төркеме вокалисты «Тала-тала» җырын башкарды. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.
Юрий Шевчук һәм аның «ДДТ» төркеме кичә Уфада Республика көненә багышланган концертның хедлайнеры булган. Балачагы Уфадан узган Юрий Шевчук якташларын бәйрәм белән котлаган, Уфага бәйле истәлекләрен яңарткан.
Бәйрәм хөрмәтенә төркем яңа җыр әзерләгән. Юрий Шевчук тәкъдиме белән төркемнең вокалисты Алёна Романова «Эх, тала, тала» халык җырын өйрәнгән.
Видеодан күренгәнчә, җыр татар телендә башкарылган. Җыр барышында Юрий Шевчук барабаннарда уйный һәм татарча бию хәрәкәтләре ясый.
Юрий Шевчукның әнисе Фәния Әкрәм кызы Гәрәева — татар кызы, мулла оныгы. Әби-бабасы тәрбиясен күргән музыкант балачагында татарча яхшы белгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз